Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча агымдагы елда Зәй укучылары 45 призлы урын алды

Мәгариф мәсьәләләре буенча берничә көн элек 4нче мәктәптә белем бирү оешмалары җитәкчеләре семинары үтте.

Белем сыйфаты - гомум дәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе ул. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерү генә түгел, ә шәхес үсешенә, аның танып белү сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелүе.
Белгәнегезчә, белем сыйфатын бәяләүнең традицион критерийлары мондый:
-фән олимпиадалары нәтиҗәләре;
-мәктәп тәмамлау-чыларның югары уку йортларына укырга керүе;
-укучыларның йомгаклау аттестациясе мониторингы (мәгариф учреждениеләрен аттестацияләү механизмнары аша);
-аерым фәннәрдән белем бирү сыйфаты мониторингы;
-мәктәп тәмамлаучы-ларның ничәсенең алтын яки көмеш медальгә лаек булуы;
-вариатив мәгариф учреждениеләренең үсеше, тагын да тирәнтенрәк белем бирә торган программалар нигезендә укыту, инновацион эшчәнлек.
Әлеге мәсьәләләр буенча берничә көн элек 4нче мәктәптә белем бирү оешмалары җитәкчеләре семинары үтте. Ул шәһәр-район белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессының актуаль мәсьәләләренә багышланды һәм “Белем бирү нәтиҗәләре мониторингы: анализ һәм үсеш перспективалары” темасы астында оештырылды.
Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.
Утырышта катнашучылар алдында төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина чыкты. Ул чыгышында агымдагы уку елының якынча нәтиҗәләрен анализлады, аерым алганда, районыбыз укучыларының фән олимпиадаларында ничек катнашуы (һәр мәктәпнең өлешен анализлап), алда торган бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткәрү, укучылар туклануы, педагогик коллективларның коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату торышы һәм кайбер башка мәсьәләләргә тукталды.
Фикер алышуларда 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина, Кадер мәктәбе директоры Эльвира Цыганова һәм укучыларның Кече фәннәр академиясе директоры вазифаларын башкаручы Лариса Дмитриева катнашты.
Альбина Ларина чыгышында мәктәп коллективының дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм аны уздыру буенча эш системасын яктыртса, Эльвира Цыганова “Белем сыйфаты – уңышлы эшләүче мәктәп нигезе” дигән темага чыгыш ясады. Лариса Дмитриева чыгышында укучыларның Кече фәннәр академиясенең конкурслар һәм олимпиа-далар хәрәкәтен үстерү эшчәнлегенә тукталды.
Быел районда IX сыйныфны - 423, XI сыйныфны 162 укучы тәмамлый. Мәгариф идарәсе башлыгы белдерүенчә, IX сыйныфны тәмамлаучылар быел имтиханны рус теле һәм математикадан тапшырачак, шулай ук үзләре сайлаган фәннән контроль эш эшләячәк. XI сыйныфлар арасыннан бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик югары уку йортларына керергә теләк белдерүчеләр генә тапшырачак.
Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча 2021 елда районыбыз укучылары 45 призлы урын алган, шуның 15е Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк турында яуланган.
Шунысын да әйтик, якын көннәрдә районыбызның 4 укучысы республика командасы составында инглиз теле, җәмгыять белеме һәм физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгак-лау этабында катнашачак, ә 5 укучы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада үзләрен сынаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев