Зәй офыклары

Фоат Комаров игелекле эшләрен дәвам итә

“СМП-Нефтегаз” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров инде күп еллар социаль яктан мохтаҗларга, төрле даталар, бәйрәмнәр уңаеннан балалар, ветераннар һәм инвалидларга һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтеп килә.

Безнең шәһәр-районыбызда гына да аның ярдәме белән төзекләндерелгән  социаль объектларның саны бихисап.
Бүген әлеге игелекле шәхес  "Шәфкатьлелек көне"  уңаеннан Зәй балаларына тагын  бүләк ясады: районыбызның Чыбыклы, Поручик авыллары балалар бакчалары һәм мәктәпләре, Сәвәләй мәктәбе, шулай ук шәһәрнең “Кояшкай” бакчасы, 6нчы һәм 9нчы мәктәпләрендә аның бүләкләрен тапшыру оештырылды.
Төрле авторларның заманча эшләнгән 500гә якын китабын, 100дән артык планшетны мәгариф учреждениеләрендә балаларга  “АЧНФ “Алсу” ҖЧШ генераль директоры Резеда Комарова һәм “СМП-Нефтегаз” АҖнең оештыру идарәсе башлыгы Светлана Чайковская тапшырды.
Һәр учреждениедә бүләк тапшыру тантаналары бәйрәм төсендә үтте, игелекле гамәл кылучыларга рәхмәт белдерелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: