Зәй офыклары

Фотомарафонда катнаш һәм бүләкләр от!

Социаль челтәрләрдә “Минем Татарстаным” зур күләмле фотомарафоны башланып китте.

Социаль челтәрләр өчен класслы контент булдыру марафоны (бу фотолар да, безнең республиканың төрле урыннарыннан видеороликлар да) - #ПрекрасныйТатарстан блогтурасының логик дәвамы. Аның кысаларында блогерлар  республикабызның  истәлекле, кызыклы урыннарын табып, фоторәсемнәр һәм видеолар белән үз социаль челтәрләрендә уртаклаша.
Хәзерге вакытта инде фотомарафонда 1000нән артык катнашучы теркәлгән һәм #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 1600 фотосурәт куелган.
Фотомарафонда катнашучыларның төп бурычы - Татарстанның кызыклы фотографияләрен булдыру, аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару, биремнәр нигезендә  #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән билгеләп үтү. Оештыручылар барлыгы 25 бирем (атнага 5 бирем) әзерләгән.
Катнашучылар өчен белем бирү мастер-класслары, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр планлаштырылган, алар катнашучыларга яхшы фотографияләр һәм видео ясарга ярдәм итәчәк.
Марафон экспертлары арасында Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская.
Фотомарафонда җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр 13 сентябрьдә  тантаналы төстә бүләкләнәчәк. Призлар арасында квадрокоптер, көзгесез фотокамералар, “акыллы” колонкалар, экшн-камера һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.
Марафонга 8 сентябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.
Инстаграм: @tatarstantop
Телеграм: @tatarstantop
ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop
Элемтә өчен җаваплы зат: +7(843)266-90-80
#МойТатарстан марафоны сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

Чыганак: фотомарафонның оештыру комитеты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: