Зәй офыклары

Фотосурәт, өчпочмаклы хатлар... (видео)

Билгеле булганча, илебездә "Хәтер юлы" (“Дорога памяти”) проекты тормышка ашырыла.

Россия Оборона Министрлыгы гамәлгә ашыра торган әлеге проект - ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматларның бердәм базасын булдыру. Россиянең  барлык төбәкләрендә җыела торган материаллар фронтовикларның һәм оборона предприятиеләре хезмәткәрләренең, партизаннарның һәм Ленинград камалышында яшәүчеләрнең, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм хәрби корреспондентларның исемнәре, портретлары һәм хатлары язылган иң зур һәйкәлнең бер өлеше булачак.
Базага кертү өчен гаилә архивларыннан фотосурәтләр, хатлар, истәлекләр  җыю белән хәрби комиссариатлар шөгыльләнә.
 - Хәрби комиссариатка бу көннәрдә сугышта катнашучыларның фотоларын, хатлар, алар турында истәлекләр алып килүчеләр шактый артты. Моның өчен порталда махсус функциональ программа эшләнгән, ул сурәтләрне күчереп алырга мөмкинлек бирә. Файдаланучыларга уңайлы булсын өчен порталда автомат рәвештә документлар һәм сугышта катнашучылар турында бирелгән сорау буенча мәгълүматлар сайлап алу алгоритмнары каралган. Без кешеләр алып килгән фотолар, башка документларның күчермәсен алабыз да аларны шунда ук кире бирәбез. Моның өчен зәйлеләр борчылмасын. Тупланган барлык материал республика хәрби комиссариатына җибәрелә, алар исә алар белән алга таба эш итә, - диде хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Хәрби комиссариат хезмәткәрләре инде шактый документларны эшкәртергә өлгергән. Фотолар һәм фронттан язылган хатларны башлыча авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тапшырган. Әйтик, Кадер авыл җирлегеннән- 139, Югары Пәнәчедән- 72, Сәвәләйдән -68, Чыбыклыдан 67 фотосурәт китергәннәр
Без хәрби комиссариатта чакта шәһәрдәшебез Петр Князев ике Бөек Ватан сугышында катнашучы ике бабасының фотоларын алып килде.
-Әлеге проект турында ишеттем дә, якын кешеләремнең хәтерен мәңгеләштерергә уйладым. Менә бу фотоларның берсендә минем бабам Петр Никитич Князев. Ул хәрби хезмәткә 1940 елда алынган. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк һәлак була. Икенче фотосурәттә әнием ягыннан бабам - Афанасий  Иванович Абрамов. Ул исә Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайта,  1982 елда бакыйлыкка күчте, - диде ул.
Шунысын әйтик, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү, аларның фотосурәтләрен күчереп алу буенча башланган масштаблы проект Җиңү көненә тәмамлана дип уйларга ярамый. Әйе, ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла. Бердәм база туплау Җиңү көнен бәйрәм иткәч тә дәвам итәчәк. Шуңа күрә  сугышта катнашкан якыннарыгыз, туганнарыгызның фотосурәтләрен, яу кырыннан язган хатларын хәрби комиссариатка алып килегез. Әлеге документларның сезнең алда күчермәсен алып, интернет челтәренә кертерләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: