Зәй офыклары

Фәрит Мөхәммәтшин сайлады

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 116нчы лицеендагы 43нче участотка сайлый. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән килде. Тавыш биргәннән соң ТР Дәүләт Советы рәисе үзенең гражданлык бурычын үтәгәнлеген канәгатьләндерү белән белдерде: "Мин республика парламенты карарының дөреслеген раслыйм:...

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 116нчы лицеендагы 43нче участотка сайлый. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән килде. Тавыш биргәннән соң ТР Дәүләт Советы рәисе үзенең гражданлык бурычын үтәгәнлеген канәгатьләндерү белән белдерде: "Мин республика парламенты карарының дөреслеген раслыйм: 15 ел элек федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен алдык, ягъни бу норманы бетердек. Ә менә хәзер ул киредән кайтарылды. Кешеләр Президенты, үз территорияләре депутатларын үзләре сайларга тиеш, бу аларның хокукы. Быелгы сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Татарстанның барлык юнәлешләрендәге алга китеш барлык дәрәҗә муниципаль берәмлекләрнең яңа депутатлары, муниципалитетларның Совет рәисләре тарафыннан дәвам ителергә тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: