Зәй офыклары

Фәрит Мөхәммәтшин - РФ Конституциясен үзгәртү эшче төркеме составында

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Мәскәү Кремле сайтына сылтама белән хәбәр итә.

 «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга»дигән боерыкка  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган. Федераль Җыенга  юлламада Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдергән иде.
Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: