Зәй офыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз тавышын бирде

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Республика парламенты башлыгы Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43 нче сайлау участогына хатыны белән килде.

Төп законга үзгәрешләр кертү Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруен ныгыту һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен кирәк, дип белдерде парламент башлыгы.
"Сүз Россиянең гамәлдәге Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында бара. Бу бөтен ил өчен генә түгел, һәркем өчен дә мөһим дип уйлыйм. Шуңа күрә без гомумроссия тавыш бирүнең беренче көннәрендә үз тавышыбызны бирергә кирәк дип санадык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе республикадагы һәр сайлау участогына үз күзәтүчеләрен җибәрде. «Без тавыш бирүнең чиста һәм гадел үтүен телибез. Безнең күзәтүчеләр пандемия шартларында ничек эшләргә, нинди куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген күрсәттеләр. "Бердәм Россия" нең төбәк бүлеге – илдә иң эре партия оешмаларының берсе. Мин моны башкарылучы эшләр буенча да, инициатива буенча да, гражданнарның ышанычы буенча да әйтәм", - дип өстәде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин гомумроссия тавыш бирү башланганчы ук "бердәмроссиялеләр" нең Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләргә Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне аңлатуын, алардан кергән сорауларга җавап бирүен ассызыклады. "Үзгәрешләр Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруен ныгыту, халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү өчен уйланылган. Һәм без моны хупладык", - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, плебисцитның беренче ике көне татарстанлыларның тавыш бирүгә битараф булмавын күрсәткән. "Кешеләр сайлау участокларына килә. Кичәге көндә генә дә республикада сайлаучыларның гомуми саныннан 12% тан артыгы үз фикерләрен белдерде", - диде ул.

Татарстанда 25 июньдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен участоклар ачылды. Плебисситны оештыруга 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Моннан тыш, республикада ачык Һавада тавыш бирү өчен 370 мәйданчык булдырылган. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: