Зәй офыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Зәйдә район активы белән очраша

Зәйдә “Бердәм Россия” көне кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге секретаре,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Энергетик” Мәдәният сараенда район активы  очрашуы белән дәвам итә. 

Проектның координаторы - ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова Зәйдә проект кысаларында сигез мәйданчыкта оештырылган чаралар, аларда зәйлеләрнең актив катнашуы турында сөйләде.

Очрашуда халыкны борчыган сораулар да җиткерелде. Элекке автоагрегат заводында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионер эш урыннарының кимүенә борчылуын белдерде. Әмма алдынгы технологияләр шуны таләп итә, завод җитештерүдән чыгып түләгән салым хисабына яңа эш урынары булдырырга тиеш, диде Фәрит Хәйруллович. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: