Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр су коену сезонын ачты

Ял итү үзәге - комлык. Ак ком, балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү һәм коену зоналары, уңайлы чишенү урыннары, спорт мәйданчыгы - болар барысы да халыкның ялын уңайлы һәм күңелле итә. Йөрү зонасы яхшы яктыртылган, яр буенда уңайлы утыру зоналары һәм эскәмияләр, чүп савытлары куелган.

Болар барысы да - Иске Зәй яр буенда ”Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү” илкүләм программа кысалырында  өч ел дәвамында  киңкүләмле эш алып бару нәтиҗәсе. Хәзер әлеге су коену урыны зәйлеләрнең генә түгел, тирә-як шәһәр - районнарда яшәүчеләрнең дә яраткан ял итү урыныны әверелде.

Кичә биредә быелгы су коену сезоны ачылды. Әлеге уңайдан яшьләр эшләре идарәсе пляж сезоны ачылуга багышланган флешмоб үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев