Түбән Камада «Нефтехимик» стадионында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
4 апрельдә «Нефтехимик» стадионында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Анда Зәйнең «Барс» спорт мәктәбе белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы очрашты.
2006 елда туганнар командасы 2008 елгы Б группасындагы команданы 4:2 исәбе белән җиңде. А группасындагы командага исә 0:9 исәбендә җиңелде. Аларның тренеры - Ринат Бикмиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз