Зәй офыклары

Футбол буенча кышкы республика беренчелеге

16 февральдә Чаллының «КАМАЗ» стадионында 2008 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча кышкы республика беренчелеге календарь уены узды.

Анда  «Строитель 2» (Чаллы) һәм «Барс» (Зәй) командалары очрашып, уен «Барс» (Зәй) командасы файдасына тәмамланып, команда III урын алды.                  
15 февральдә Әлмәтнең  «Городской” стадионында 2009 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча кышкы республика беренчелеге календарь уены узды. Анда  «Әлмәт-2 спорт мәктәбе» (Әлмәт) һәм «Барс» (Зәй) командалары очрашып, уен 1:0 исәбендә  «Барс» командасы файдасына тәмамланды. Командаларны ярышларга тренер Ринат Бикмиев әзерләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: