Зәй офыклары

Гаепсездән гаеплеләр

Моннан 45 ел элек – 1974 елның 30 октябрендә Мордовия һәм Пермь лагерьларынндагы сәяси тоткыннар, Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы чыгып, ачлык игълан итәләр. Әлеге датага РСФСР Югары Советының 1991 елның 18 октябрендәге махсус карары белән Хәтер көне дигән рәсми статус бирелә.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Зәйнең “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр белән “30нчы елларның ачы хатирәсе. Саннар һәм фактлар” дип аталган чара үткәрелде.
Татарстанда чыгарылган «Хәтер китабы»нда репрессиягә дучар булган  50 меңнән артык якташыбыз турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин. Алар арасында 4444е хатын-кыз булган.     ТАССРның соңгы сәяси репрессия корбаны - Яшел Үзәннән Евгений Рыбаков.
Без бу көнне репрессия, тоткыннар кулы белән төзелгән эре корылмалар, ГУЛАГ лагерьлары һәм 58нче маддә буенча  гаепле дип табылган якташ язучыларыбыз Гурий Тавлин, Сөббух Рәфыйков, Аяз Гыйләҗев турында сөйләштек. Ул елларда татар язучыларының күбесенә "халык дошманы" ярлыгы тагыла.   
Урта Пәнәче авылыннан авырлы Пелагея Баранованы 1948 елның ноябрендә ирен яклаган өчен 12 елга төрмәгә утырталар. Төрмәдә игезәкләр Коля һәм Валера туа. Бер малайны өйләренә җибәрәләр, ә икенчесе әнисе белән кала. Ике елдан соң Пелагея Сталинның балалы хатыннарны төрмәдән азат итү турында указы чыккач, хәлсезләнгән улы белән туган ягына кайта.
       Кара-Елга авылыннан Анна Инюшева хатирәләреннән: "1930 елның көзендә коеп яуган яңгыр астында безне авылдан кудылар. Миңа бу вакытта 9 яшь иде. Башта Златоуст, ә аннан Чиләбенең күмер шахталары..."
 Менә шундый язмыш. Йөз меңнәрчә язмышларның берсе. Һәм тарихның әлеге моңсу битен беркая да куеп булмый. Мондый нәрсә кабатланмасын өчен аны истә тотарга кирәк.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: