Зәй офыклары

Гаилә иминлеген саклагыз

Без районыбызның Бура-Киртә авылында тормыш иптәшем Равил белән 45 ел иңне-иңгә куеп гомер итәбез. Бу хатымда мин тормыш иптәшемнең башыннан кичкәннәре, аларның гаиләләре белән авыр сугыш чоры елларында булган хәлләрне яшь гаиләләргә гыйбрәт өчен язарга булдым. Теләгем - тормыш авырлык-ларына бирешмичә, гаилә бөтенлеген, иминлеген саклап яшәүче парларның күбрәк булуы.

Сүземне иремнең әти-әнисе, аларның гаиләләреннән башлыйм. Тормыш иптәшемнең әтисе Мөбарәкша Мөхәммәтша улы 1898 елда мулла гаиләсендә туа. Ул Бибинур исемле кызга өйләнә, әмма әлеге яшь гаиләне язмыш сынавы инде өйләнешеп алты ел узуга ук эзәрлекли  башлый. Мөбарәкша эштән кайтып керүгә хатыны үлгән була, өч кечкенә кыз аның янында елаша, араларыннан  иң бәләкәе әнисенең күкрәген имеп азаплана...  
Мөбарәкша башта чарасыз кала. Ә инде бераз тынычлангач, балаларына әни эзләү хәстәренә керешә. Кешеләр белән киңәш-табыш итешкәч, Карман авылыннан Зәйтүнә исемле кызга өйләнә. Бәләкәй генә гәүдәле, чибәр кыз, шулай итеп, өч бәләкәй баланы тәрбияләүгә алына.  Соңрак аларның бер-бер артлы тагын уртак биш кызлары туа.  
Менә 1941 елның шомлы июне килеп җитә. Мөбарәкшасын сугышка озаткан Зәйтүнә 9 кыз бала белән (иң кечкенәсенә 1 яшь була) кала, тагын бер бала карынында була.
Мөбарәкша исә Украина фронтына эләгә, анда әсирлеккә төшә, күп газаплар күрә. Бераздан аларны совет сугышчылары әсирлектән коткара, Мөбарәкша тагын фронтның алгы сызыгында ил иминлеге өчен көрәшә. Ул сугыштан  күкрәк тулы медальләр белән, әмма саулыгын югалтып кайта. Зәйтүнә ирен тәрбияли, дәвалый, Мөбарәкша тернәкләнеп китә.  Гаиләдә тагын бер малай туа.
Менә шулай исәнлекнең кадерен белеп, бер-берсен кадерләп кенә яшисе дә бит, тик әшәке телле адәмнәрнең “уклы” сүзләре гаиләдәге иминлекне боза. Мөбарәкша сугышта вакытта туган уллары Равилне, кеше сүзенә бирелеп, һич кабул итә алмый. Минем улым түгел, дип, нык җәберли малайны. Әлбәттә, ана йөрәге бу хәлгә нык өзгәләнә.
Равилгә уку да эләкми, бер класс кына белем алып кала, балачагыннан колхоз эшенә йөри, көтү көтә.  Ишле гаиләдә ашау ягы да такы-токы була. Өскә кияргә юк, аякта тишек чабата, кечкенә салам түбәле өй... Дөрес, гаиләне туйдыручы сыерлары була, әмма аны да урманда бүреләр ашый.  
Ничек кенә булмасын, еллар уза. Кызлар үсеп җитеп, бер-бер артлы туган “оя”ны калдырып китә. Өч үги кыз Биклән авылы егетләренә тормышка чыгып, үз гаиләләрен коралар. Ике кызлары Казанга китеп эшкә урнаша, ә өчесе туган авылларында төпләнеп кала, кечкенә малайлары әти-әнисе янәшәсендә була.  Равил дә армия хезмәтенә китә. Ул бераз хезмәт итүгә, әтиләре каты авырый башлый. Аны армиядән чакыртып кайтаралар. Мөбарәкша Равилдән үз янында йоклавыни үтенә. Хәле авыр булса да, алар озак кына сөйләшеп яталар. Мөбарәкша үз баласын гомер буе какканына үкенүен белдерә, улыннан бәхиллек сорый.
 Равил әтисен гафу итә. Ул кире хәрби частькә кайтуга, әтисенең вафаты турында хәбәр ала.  Ә инде Равил армия хезмәтен тутырып кайтканда, кечкенә салам түбәле өйдә  бөтенләй яшәрлек булмый. Равил йорт салырга керешә, тырыш егеткә колхоз да булыша. Яңа йортка күчкәч, Равил энесен өйләндерә. Ике апасының тормышларында кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, аларның берәр балаларын тәрбияләү дә әнисе белән Равил җилкәсенә төшә. Әлеге балаларны да ана белән малай башлы-күзле итә.  Ниһаять, 33 яшендә Равилгә дә үз гаиләсен кору насыйп була.
 Каенанам - Зәйтүнә карчыкны Равил белән бергәләп  тәрбия кылдык, ул 88 яшендә бездән риза-бәхил булып, якты дөньядан китеп барды. Равил белән өч бала тәрбияләп үстердек. Хәзер инде Мөбарәкша белән Зәйтүнәнең унбер балаларыннан ике кызы һәм ике улы гына исән.  Яшьли күргән кыенлыклар, күрәсең, Равилдә эзсез калмаган, ул яман шештән операция ясатып, авыр мизгеләр кичерде. Шулай да без гаиләбезгә төшкән авырлыкларны сабырлык, түземлек белән җиңә алуыбызга, картлык көнебездә балаларыбыз, оныкларыбыз кадерен күреп яши алуыбызга шөкер итәбез.
“Бер газапның, мең шатлыгы”, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Бер-берегезнең кадерен белеп, яшәүнең ямен-тәмен тоеп, бу җирдә бирелгән гомерегездә сокландыргыч яшәргә тырышыгыз. 15 ел хат ташучы булып эшләү дәверемдә күп кенә гаиләләр белән аралашырга, аларның борчуларын уртаклашырга туры килде, ә шулар арасыннан авырлыкларны бергә җиңә алганнарның бәхетле картлык кичерүләре шаһитымын хәзер. Гаилә иминлеген саклап яшәүләргә ни җитә!  
Хөрмәт белән Гөлсинә әбиегез. Бура-Киртә авылы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: