Зәй офыклары

Гаилә кешеләргә кредит рәсмиләштереп, аларны үтереп барган

Җинаятьчеләр җирле халыкка кредит рәсмиләштергән һәм аларны үтереп барган. Свердловск өлкәсендәге бер бистәдә полиция берничә кешене үтерүдә шикләнелүче өч җинаятьчене тоткарлаган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 40 яшьлек хатын үзенең 26 яшьлек сөяркәсе һәм кызының сөйгәне, 27 яшьлек егет белән шушы шөгыльне үз иткән. Алар бурычларны җирле халыкка рәсмиләштергән һәм акчаларны үзләренә...

Җинаятьчеләр җирле халыкка кредит рәсмиләштергән һәм аларны үтереп барган.

Свердловск өлкәсендәге бер бистәдә полиция берничә кешене үтерүдә шикләнелүче өч җинаятьчене тоткарлаган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 40 яшьлек хатын үзенең 26 яшьлек сөяркәсе һәм кызының сөйгәне, 27 яшьлек егет белән шушы шөгыльне үз иткән. Алар бурычларны җирле халыкка рәсмиләштергән һәм акчаларны үзләренә алып, кешеләрне үтереп барган. Полиция өч кешенең гәүдәсен тапкан инде. Хәзерге вакытта хәбәрсез юкка чыккан бер төркем авылдашларны эзлиләр. Корбаннарның барысы да беркайда да эшләмәүче, эчүчелек белән мавыгучылар.

Хәзер полиция 18 яшьлек кызның да әлеге җинаятьләргә катнашы барлыгы-юклыгын тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: