Зәй офыклары

Гаилә көне уңаеннан игелекле гамәл

Гаилә - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү.

Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә көне уңаеннан Зәй  районының “Шатлык”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре башлангычы белән «Ljunge bar Loft» кафесы директоры Наталья Нәбиуллина  шәһәребездә 5 бала тәрбияләүче Плугиннар гаиләсе өчен хәйрия төшке ашы оештырды. Кунакларны кафе хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар.Меню кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә туры китереп сайланган иде, ул һәркайсының да күңеленә хуш килде. Күчтәнәчкә дип әзерләнгән сок , йогурт һәм башка ризыклардан торган җыелма балаларны аеруча сөендерде. Зәйдә игелекле эш башында торучы иганәчеләрнең булуы  куандыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: