Зәй офыклары

Гаилә учагы җылысы

Зәй социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм социаль эш буенча белгеч Галина Ишмякова Сармашбаш авылында Гыйниятуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Салихҗан Гыйльфанов янына бардылар.

Картлык шатлык түгел, диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә" сынау проекты тормышка ашырыла. “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидлар гаиләле булу мөмкинлегенә ия. Проектның асылы шунда: өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны тәрбиягә алырлык гаилә табып, анда аларны туганнары буларак кабул итүгә ирешү. Алар үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тоеп һәм гомер көзләрен хөрмәттә һәм игътибарда үткәрәчәк.
24 ноябрьдә Зәй социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм социаль эш буенча белгеч Галина Ишмякова Сармашбаш авылында Гыйниятуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Салихҗан Гыйльфанов янына бардылар.
Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан Батталович үзен яхшы хис итә. Аның үзенең аерым бүлмәсе, янында кайгыртучан, игътибарлы кешеләр бар. Аңа бигрәк тә өйдә бөтен гаилә белән җыела торган ял-бәйрәмнәр ошый, чөнки бу көнне кунакка өлкән балалар да килә. Алсу Таһировна һәм аның ире өчен ул - әтиләрен, ә аларның балалары өчен бабаларын алыштырган кадерле кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: