Зәй офыклары

Гаиләләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча ярышты (видео)

Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

Бакчаларда әлеге максатта программалар эшләнеп, ел дәвамында төрле чаралар узып тора. Шунысын әйтергә кирәк, һәр бакча аларны тормышка ашыруда иҗади якын килә, күпләре бу эшкә әти-әниләрне тарта.
Бүген “Кызыл калфак” бакчасында “Безнең гаилә юл йөрү кагыйдәләрен белә” дип аталган брейн-ринг уздырылды. Ул муниципаль бәйге форматында оештырылды.
- Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – мөһим юнәлешләрнең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә. Өйрәтү процессы  уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, йөреп ял итү, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин. Куелган максатыбызга уеннар аша ирешергә тырышабыз. Бүгенге чарага килгәндә, аны без даими уздырырга тырышабыз. Әлбәттә, әти-әниләрне тартып, чөнки тәрбия гаиләдән башлана. Шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү дә,  - ди “Кызыл калфак” бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Тимофеева.
Чарада шәһәр-районның 6 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесеннән берәр  катнашты. Алар – Тимофеевлар (“Кызыл калфак”), Кузьминнар (“Уймак кыз”), Баһаутдиновлар (Чыбыклы авылы балалар бакчасы), Шабаевлар (“Күкчәчәк”), Фәйрушиннар (“Кояшкай”) һәм Андрияновлар (“Кыңгырау чәчәк”) гаиләләре.
Командалар өчен ярышлар 4 этапта оештырылды (гаилә турында сөйләү ягъни танышу, башваткыч чишү, юл йөрү билгеләрен дөрес итеп урнаштыру, машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итү).
-Без чарада теләп катнашырга булдык. Бакчага төрле төркемнәргә ике улыбыз йөри. Балаларыбыз белән бергәләп чыгыш ясау алар өчен бик мөһим. Шәхси үрнәкнең көче бәхәссез, - ди Динара һәм Евгений Андрияновлар.
Гаиләләр чыгышына бәяне жюри бирде. I урынга Кузьминнар гаиләсе лаек дип табылды. Тимофеевлар - II, Фәйрушиннар гаиләсе III урында. Кайбер гаиләләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Бүләкләрне “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге әзерләде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: