Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Галәм киңлекләрен өйрәнүгә Зәйнең мөнәсәбәте бар

Зәйдә Чернушка кушаматлы эткә урнаштырылган һәйкәл шул хакта сөйли.

Гагарин космоска очканчы бер ай алдан Зәй шәһәреннән 10 километр читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына җир орбитасында булган космик аппаратта эт төшә. Шул рәвешле, галәм киңлекләрен үзләштерүдә беренче адымнар Зәйдә ясала.

Бөек Ватан сугышыннан соң илебез конструкторлары космос киңлекләрен яулау уе  белән яна. 1958 елда баш конструктор Сергей Королев, Олег Козюпа җитәкчелегендә төркемгә космик аппарат эшләнеп, ул Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр белән космостан әйләнеп кайта. Космоска кеше җибәрергә була дигән ныклы нигез туа. 1961 ел башына өч космик аппарат ясала. Шул рәвешле, герметик кабиналарда урнаштырылган хайваннар белән 1нче һәм 2нче аппаратлар уңышлы әйләнеп кайта, өченчесендә кеше очачак дигән шарт куела.

1нче аппарат ялгышып, Иске Тәкмәк басуына төшә. Аны Куйбышев шәһәре тирәсендә көткән булалар. Шулай итеп, Иске Тәкмәк, шул исәптән Зәй, космонавтика тарихында билгеле төбәк булып тора. Моны тарихи фактлар дәлилли. Мәскәүнең Космонавтика музеенда сакланучы “Восток” космик ракетасыннан төшкән аппаратның иллюминатор капкачына “Иске Тәкмәк авылы колхозчылары һәм Алабуга чекистларыннан космосны яулаучыларга кайнар сәлам” дигән сүзләр язылган.

“Восток” космик корабле 9 мартта иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә һәм Җир тирәли әйләнеп чыга. Олег Козюпа бу хакта болай дип яза: “Без аны Куйбышев шәһәре янында көткән идек, Зәй янында таптык”.

Басуда, космик аппарат тәшкән урында, зур шар, корабль хәрәкәтен туктату җиһазы һәм космонавт комбинезоныннан манекен табыла. Иске Тәкмәккә Олег Козюпа, космоновтлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Николай Каманин, академик Василий Парин, эзләү төркеме, Алабуга чекистлары, хәрби часть составлары килеп җитә. Әлеге урынга беренче булып шартлау тавышын ишеткән һәм һавадан җиргә нәрсәдер атылганын күргән Аксар һәм Тәкмәк халкы җыелган була инде. Кемдер бомба ташладылар, ди (АКШ һәм СССР арасында ул елларда салкын сугыш чоры була), ә кемнәрдер шпион тотарга дип килә. Билгеле, авыл халкы гаҗәпләнә, кемдер тышлыгын куптара. Халыкта аксарлылар парашют ефәген кисеп алдылар, дигән сүзләр йөри. Гомумән, бу көнне шартлау тавышын Зәйнең якын-тирә авыллары халкы да ишетә. Шар формасындагы космик аппараттан диңгез дуңгызчыгы (морская свинка), соры тычкан һәм Чернушка исемле эт алына.

Мәкаләдә үткәннәргә әйләнеп кайтып, тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган кешеләр белән очраштык. Кызганыч, бу хакта сөйләүче фотосурәтләр юк. Гомумән, бу тема 80нче елларның азагына кадәр халыкка чыгарырга рөхсәт ителми.

Шаһитлар булышлыгы белән тарихка күз салыйк. Вакыйганы үз күзләре белән күргән Иске Тәкмәк өлкәне Владимир Лаврентьев менә нәрсәләр сөйләп калдырган:

-Өйдә утырганда көчле шартлау тавышына урамга чыктык, күктән басуга парашютта кеше төшкәнен күреп, әти, әби һәм мин шунда йөгердек. Шар тимер юлдан берничә йөз метр тирәсе ераклыкта төшкән иде. Буранлы салкын көн, җил көчле, киемнәрдән үтеп керә. Шулай да, халык тарихка калачак вакыйга урынында кайнаша. Бер кеше йөзтүбән ята, аны әйләндереп карасак, ул манекен булып чыкты. Аннан антенналар чыгып тора иде. Манекен кешегә нык охшаган, аның сәгать һәм пистолеты да бар иде. Шартлау тавышыннан 20 минут узгач, вертолет очып килде, аннан парашютларда кешеләр басуга сикерде. Аларның өчесе телефон үткәргечләренә уралган иде. Вертолеттан чаңгылар да аттылар, чөнки шар төшкән урынга чаңгылар белән генә керерлек иде. Хәрби киемле кешеләр килеп (алар арасында Каманин да бар иде), шарны ачтылар, чыбыкларга уралган этне Каманин алып куенына тыкты. Этнең махсус поясларда булуы хәтердә калган. Поясларга аппарат стенасыннан пружиналар беркетелгән иде. Безгә шар эченә кереп карау мөмкинлеге дә булды. Шарны исә вертолет тагып, күтәреп аэропортка алып китте. Без аны кул болгап озатып калдык.”

Иске Тәкмәк басуына төшкән космик аппарат белән бәйле оештыру эшләрен җитәкләгән Харис Зарипов (хәзер мәрхүм инде) район башкарма комитеты рәисе була. Шулай бер көнне (1961 елның 9 мартында), колхозларда булып, район үзәгенә кайткан мизгеле була аның. Телефон шалтырый. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ислам Гыйльманов: “Иске Зәй аэропортына генерал килгән, сезне сорый”, - ди. Иске Тәкмәк басуына космик объект төшүен ул аннан ишетә.

-Аэропортка төшеп, генерал белән күрешеп-таныштым. Ул хәрби һава гаскәрләреннән генерал-лейтенант Николай Каманин иде. Тиз арада, машинага утырып, Иске Тәкмәккә киттек. Кеше биеклегендә аппарат төшкән урында халык җыелган. Без килүгә, хәрби киемдәге генерал-лейтенант Каманинга хәлләр торышы буенча рапорт бирде. Халык аппарат яныннан читкә куылды. Якынрак килегез, аппарат шартласа, бергә һәлак булырбыз, дип шаярып Каманин мине чакырды. Аппаратның бәрелүне йомшарта торган амортизаторы сынган, люк капкачы ачык иде. Аппарат шартлаткычы зарарсызландырылды. Зәйгә кайтканда исә юлда каршыга килүче хәрби монтажчылар очрады. Каманин аларга күрсәтмәләр бирде, Мәскәүгә шалтыратып, космик аппаратның җиргә уңышлы төшүен хәбәр итте. Генералны – “Төзүчеләр”, калган хәрбиләрне Иске Зәй кунакханәләренә урнаштырдык. Икенче көнне исә “Ми-4” вертолеты килеп, төшү космик аппаратны һавага күтәреп, Иске Зәй аэропортына илтте, -дип үз хатирәләре белән уртаклашкан Харис Зарипов.

Иске Зәй халкы вертолетның шар күтәреп баруын күреп, бу тамашаны якыннан күрергә дип аэропортка йөгерә. Ул чакта 7 яшьлек Зәйтүнә Миронова әлеге мизгелне ачык хәтерли.

-Шар көмешсу төсендә иде, аэропортта – зур-зур самолетлар, хәрби киемле кешеләр. Без – балалар, аларны очып киткәнче күзәттек, - ди ул.

1нче мәктәпнең элекке директоры Георгий Сафронов ике укытучы (аның берсе Наилә Исхакова була) белән Иске Тәкмәктә космик аппарат төшкән урында, аэропортта да булырга өлгерә. “Басуга төшкән космик аппаратны якыннан күреп булмады, якын җибәрмәделәр. Ә менә аэропортка шар формасындагы аппаратны вертолетка алып килеп, аны махсус самолетка төягәнне ап-ачык күрә алдым, ди Наилә Исхакова. Аэропорт ул көннәрдә кардан киң итеп ачылган булган. Иске Зәйдән бирегә кемнәрдер йөгереп, кемнәрдер техникада килә. Ул көннәр үзе бер тамаша, тарихи мизгел була. Ә бер айдан – 1961 елның 12 апрелендә космоска Юрий Гагарин очканын ишеттек, ди Наилә ханым. Беренче космонавтның газетада басылган фотосурәтләрендәге елмаюын искетәкмәклеләр космик аппараттан этне алып, куенына тыккан өлкән лейтенантныкы дип, Гагарин Тәкмәктә булган дигән сүзләр йөри.

Тарихи вакыйгаларның кайсысын гына алма, алар еллар үткән саен төрле уйдырмалар белән баетылып, үзгәрә. Иске Тәкмәк басуында булган тарихи вакыйга – моның ачык дәлиле. Тарихчы, “Зәй энциклопедиясе”, “Зәй турында очерклар ” китаплары авторы Владимир Малахов бу вакыйганы җентекләп өйрәнә. Ул моның өчен махсус Мәскәүгә бара, архивларда казына, документлар җыя. Шул рәвешле, ул үзеннән соң шактый кызыклы мәгълүмат туплап калдыра. Владимир Малахов Иске Тәкмәктә Юрий Гагарин булуны инкарь итте. Чөнки ул космонавтлар әзерләү үзәгенә язган хатына: “Восток” корабы аппараты төшкән урында космонавтлар булмады”, - дигән җавап ала.

Ничек кенә булмасын, галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясала.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев