Зәй офыклары

Галстуклы еллар – күңел түрендә

19 майда үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 97 ел тула. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Әлеге истәлекле көн уңаеннан без дә элекке пионерлар белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булдык.

Гөлнур Гафиятуллина:
-Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм туган халкына тугры булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга өйрәтте. Бәйрәм саен сугыш һәм хезмәт ветераннарын мәктәпкә чакырып, батырлык дәресләре үткәрелә иде. Чит илдәге балалар белән хатлар алышу, тимурчылар, табигать дуслары хәрәкәтләре, тимер-томыр һәм макулатура җыюлар да пионер оешмасы белән бәйле. Мин мәктәптә укыганда пионервожатый булып эшләдем. Көннәр буе пионерлар белән төрле бәйгеләргә, смотр-конкурсларга әзерләнеп, төне буе план язып, концертларга әзерләнү, җәйге походлар… Болар берничек тә онытылмый,  хәтердән юылмый!

Азат Гәрәев:
- Бу көнне урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылды, дружина сборлары үткәрелде. Мәктәп балалары өчен генә түгел, зурлар өчен дә чын бәйрәм була иде бу көн. Ул бәйрәм балаларның тормышына бер ямь, жылылык кертте, бердәмлек һәм дуслык хисе уятып торды.

Светлана Чернова:
-Кулларына байрак тотып, быргы кычкыртып, барабан кагып, «Взвейтесь кострами!» җыры белән залга керүче пионерлар төркеме… «Пионерлар! Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз!» дигән пионервожатыйның сүзеннән соң укучыларның хор белән «Без һәрвакыт әзер!» дип җавап бирүләре, бер сафка тезелгән галстуклы йөзләгән баланың елмаюлы йөзләре – болар әле хәзер дә күз алдында тора

Юрий Васильев:
-“Аҗаган“ уеннары, тимурчылар хәрәкәте, фермаларда, чәчү, урып-җыю вакытларында концертлар кую, Зәйдә уза торган Пионерлар слетында катнашулар дисеңме... Ул вакытлар әле кичә генә булган кебек күңелемдә саклана. 19 май – бәйрәм көнне укучылар белән урманга – пионер учагына чыгып китә идек. Пионерларны төрле шәһәрләргә сәяхәтләргә алып бару да хәтердә җуелмас якты истәлекләр калдырды. Ул еллар еракта калды. Әмма һәр мизгеле әле дә истә...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: