Зәй офыклары

Гаризаны өйдән чыкмыйча биреп була

Эпидеомилогик вазгыятьнең киеренкеләнүе сәбәпле, Зәй мәшгульлек үзәгенә эш эзләүче буларак исәпкә басу һәм эш эзләп гариза бирү өчен шәхсән үзеңә килү соралмый.

Моны эшләү тиз һәм уңайлы: аның өчен гаризаны Татарстан Республикасы дәүләт яисә “Россиядә эш” порталы аша электрон формада бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер яисә смартфоның булу кирәк. Гаризалар билгеле тәртиптә кабул ителә.
-Безнең белгечләр гаризагызны алгач, аны карыйлар һәм шунда ук сезнең белән элемтәгә керәләр. Гаризагызда белгечләр элемтәгә чыгу өчен телефон номерыгыз һәм электрон адресыгызны язганда игътибарыл булыгыз, аларны дөрес итеп языгыз. Аннан гаризада теркәлү урыны, эштән азат ителү датасы, әлеге предриятиедән эштән азат ителү фәрманын дөрес итеп языгыз. Мәгълүматлар актуаль булырга тиеш, - ди мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Лаптева.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 275 эшсез кеше теркәлгән.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: