Яңалыклар

Гашыйклар көне. Нинди бәйрәм ул?

14 февральдә - изге Вәли, икенче төрле әйткәндә, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәмдә күп парлар бер-берсенә мәхәббәт белдереп бүләкләр әзерли. Кемдер йөрәк формасындагы открыткалар, чәчәк бәйләмнәре, йөзек-алкалар бүләк итә. Гашыйклар көнен аеруча яшьләр үз итә, зарыгып көтә. Парлылар бер-берсен котласа, ялгызлар нәкъ менә шул көнне парын табарга өметләнә. Без зәйлеләргә сез Гашыйклар көнен ничек үткәрергә җыенасыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Айсылу Миннегалиева:
-Безнең мәктәптә ел саен укучылар хөрмәт белдереп бер-берсенә, укытучыларга открыткалар өләшә. Аннан ул көнне берәр чара да әзерлибез,  дуслар белән кинога яки концертка барабыз.
Марина Петрова:
-Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Яраткан егетемә бүләк эзләп йөрим әле бу көннәрдә. Ә егетем мине Гашыйклар көнендә ел да кафега чакыра, чәчәк бәйләме бүләк итә.
Марат Гатин:
-Гашыйклар көне безнең гаилә өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки без тормыш иптәшем белән нәкъ шул көндә дискотекада таныштык. Хәзер уртак тормыш корып яши башлагач, табын әзерлибез бу көнне. Түгәрәк өстәл артында гаиләбез белән бергә җыелып, ял итәбез.
Гөлнара Хисамова:
-Мин бу бәйрәмне кабул итмим. Минем өчен рәсми бәйрәмнәр генә бар, бу бәйрәмнәрдә генә якыннарыма бүләкләр әзерлим.
Алинә Вәлиева:
- Гашыйклар көне – минем  яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Гашыйк булу – матурлыкны күрә белү, соклану бит ул. Аларның һәрберсе дә мәхәббәт хисенә әйләнми. Минем хәзерге вакытта сөйгән егетем бар. Инде берничә ел очрашабыз. Бу көнне бергә үткәрергә тырышабыз. Менә быел да кафега барырга сүз куештык. Бу бәйрәм кирәк, минемчә. Күптән гашыйк булып, хисләрен белдерә алмыйча йөрүчеләр дә бар бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гашыйклар көне. Нинди бәйрәм ул?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар