Зәй офыклары

Гашыйклар көне уңаеннан

Гашыйклар көне уңаеннан 14 февральдә Зәйдә яшьләр өчен төрле чаралар узачак.

“Энергетик” Мәдәният сараенда мәктәп укучылары катнашында бәйге оештырылачак.  “Дуслык” яшьләр үзәгендә – “валентинкалар” ясау буенча скрапбукинг,  “Яшьлек”  яшәү урыны буенча клубында Гашыйклар көне тарихына багышланган танып белү сәгате үтә.  Мирный һәм Иске Зәй  мәдәният йортлары хезмәткәрләре яшьләр өчен  Гашыйклар көне уңаеннан ял кичәсе уздыра. Ә бу көнне кичен “Энергетик” Мәдәният сараенда яшьләрнең яраткан эстрада җырчысы Бабек Мамердзаев чыгыш ясаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: