Зәй офыклары

Газета аша социаль челтәргә эләгү: Зәй газеталарында QR-код пәйда булды

Хәзер Instagramда "Зәй офыклары" һәм “Новости Заинска” битләренә эләгү күпкә җиңелрәк.

Район газеталарының бүгенге санының беренче битендә QR-код барлыкка килде. Ул район яңалыкларына,  журналистларның яңалыкларны ничек әзерләве, фотолар, кызыклы кадрларга тиз арада керү мөмкинлеге бирә.

QR-кодтан файдалану өчен ВКонтакте кушымтасында яки QR сканерлау, теләсә кайсы башка махсус кушымтада камераны ачарга, "QR сканер" режимын сайларга, алга таба - камераны махсус кодка урнаштырырга кирәк. Кушымта аны сканерлый һәм Instagramда "Зәй офыклары" яки “Новости Заинска”  битләренә күчерәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: