Зәй офыклары

Газета-журналларга өйдән чыкмыйча гына язылырга мөмкин

1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Газета-журналларга, шул исәптән «Татмедиа» АҖ басмаларына да, почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) «Подписка» интернет-сервисы аша да язылырга була. Порталдан файдаланучылар федераль, республика һәм район басмаларына язылу абонементларын тутыра һәм түли алалар. Язылучылар карамагында...

1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Газета-журналларга, шул исәптән «Татмедиа» АҖ басмаларына да, почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) «Подписка» интернет-сервисы аша да язылырга була.

Порталдан файдаланучылар федераль, республика һәм район басмаларына язылу абонементларын тутыра һәм түли алалар. Язылучылар карамагында - «Россия почтасы» вакытлы матбугат басмаларының тулы каталогы.

Язылу процедурасы бик гади һәм һәр адымны өйрәтүче аңлатма бирелеп бара. Язылу өчен түләүне дә дәүләт хезмәтләре порталында - банк картасы аша башкарырга мөмкин.

Шулай итеп, газета-журналларга язылырга теләүчеләр үзләренә уңайлы вакытта өйдә яки эштә компьютер артында утырып кына язылу абонементын тутыра һәм подписка өчен түли алалар.

«Подписка» сервисы ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы тарафыннан «Татарстан почтасы» УФПСы белән берлектә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: