Зәй офыклары

Газетага язылсаң, бүләк аласың

"Татмедиа" АҖ ел саен үз карамагындагы газета-журналларга язылучылар арасында, язылу компаниясе барышында кызыксындыру чарасы итеп үзенчәлекле бәйге оештыра. Анда иң актив вакытлы матбугатны укучы кеше, гаилә булган бәйге җиңүчесенә айпад бүләк ителә. Шулай ук, вакытлы матбугатны күпләп алдыручылар да игътибарсыз калмый. Бүген "Зәй офыклары" газетасы редакциясендә баш мөхәррир Николай Шамионов...

"Татмедиа" АҖ ел саен үз карамагындагы газета-журналларга язылучылар арасында, язылу компаниясе барышында кызыксындыру чарасы итеп үзенчәлекле бәйге оештыра. Анда иң актив вакытлы матбугатны укучы кеше, гаилә булган бәйге җиңүчесенә айпад бүләк ителә. Шулай ук, вакытлы матбугатны күпләп алдыручылар да игътибарсыз калмый. Бүген "Зәй офыклары" газетасы редакциясендә баш мөхәррир Николай Шамионов агымдагы язылу компаниясе барышында Зәйдән күпләп "Татмедиа" АҖ тенә караган газета-журналларын алдыручы Резидә Хисамиеваны "Татмедиа" исеменнән тәбрикләде.

Резидә ханым тормыш иптәше Илназ белән басма матбугатка битараф түгел. Алар: "Сөембикә", "Ялкын", "Сабантуй", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын, "Зәй офыклары" газетасын алдыралар. Хисамиевлар Югары Шепкә авылында яшиләр. Бер балалары XI сыйныфны бетереп, Казанда югары уку йортында белем ала, икенчесе VII сыйныфта укый. Алар балаларын да ана телендә вакытлы матбугат белән таныштырып бару ягында. Резидә ханым " Зәй кирпеч заводы" ҖЧШтендә - хисапчы, Илназ йөк машинасы йөртүчесе булып эшли. Башкаларны да басма матбугатка игътибарлы булырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: