Зәй офыклары

Газеталарга өйдән чыкмыйча гына язылып була

Кулыгызда кәрәзле телефон яисә компьютер, ноутбук, планшет бармы - кайсы булса да ярый. Мәгълүматны укыйбыз да газеталарга язылабыз.

«Зәй офыклары» - әлеге басма шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләрнең һәрберсенә таныш. 85 еллык тарихы булган газета әле дә күпләрнен яраткан басмасы булып кала.
“Зәй офыклары”на язылу кампаниясе дәвам итә. Хәзер газетага редакция яки почта бүлекләре аша гына түгел, ә онлайн рәвештә өйдән дә язылып була. Бу бик уңайлы, чөнки бүгенге эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә күпләр халык күп йөри торган урыннарга баруны чикли.
Моның өчен Татмедиа.ру порталына керергә кирәк. Подписка бүлегендә район газетелары арасында “Зәй офыклары”н сайлап, язылу тамгасына басабыз. Анкетада үзегезгә уңайлы булган ысулны, язылу айларын билгелибез. Бик җиңел! Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да (
https://uslugi.tatarstan.ru/) газета-журналларга язылырга мцмкин.
«Зәй офыклары»на язылу бәясе:
- редакциядән килеп алучылар өчен - 480 сум; юридик затларга – 600 сум;
-почта бүлекләре аша алдыручыларга – 795 сум;
-юридик затларга, ягъни оешма-предприятиеләр өчен - 885 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: