Зәй офыклары

Генераль директор яшьләр белән очрашты

"Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов агрофирмаларда, шул исәптән Зәй агрофирмаларында эшләүче яшь белгечләр белән очрашты. Очрашуларда сүз агрофирмаларның үсеш перспективалары, алдагы елга бурычлар турында булды, агымдагы елда терлекчелек тармагына аеруча игътибар булачагы кызыл җеп булып сузылып барды. Фәнис Газетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында...

"Агрокөч-Төркем" ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов агрофирмаларда, шул исәптән Зәй агрофирмаларында эшләүче яшь белгечләр белән очрашты. Очрашуларда сүз агрофирмаларның үсеш перспективалары, алдагы елга бурычлар турында булды, агымдагы елда терлекчелек тармагына аеруча игътибар булачагы кызыл җеп булып сузылып барды. Фәнис Газетдинов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында җиңү яулаган "Зәй шикәре" агрофирмасы агрономы Александр Воронинга Диплом һәм акчалата бүләк тапшырды. Очрашуда яшь белгечләр үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр. Алар - башлыча торак, хезмәт шарты, хезмәт транспорты белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: