Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Георгий тасмасы зәйлеләр түшендә урын ала

Зәйнең “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында бәйрәм тасмалары таратып кына калмыйча, аның тарихы турында да зәйлеләргә сөйлиләр.

26 апрельдә "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе старт алды. Бүген Георгий тасмасы - Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп символы, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.

Акция кысаларында Зәйнең "Кайгырту" хәрәкәте волонтерлары 26 апрельдән 9 майга кадәр бәйрәм тасмалары тараталар. Шул ук вакытта тасмадагы төрле төсләрнең әһәмияте турында да сөйлиләр: сары – ул ялкын, ә кара – төтен. Икесе бергә солдатларның сугыш кырында шәхси батырлыгы билгеләре булып торалар.

Акциядә катнашу өчен теләгән һәркем тасманы ала һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашист илбасарларына каршы сугышкан ватандашларыбызның батырлыгы белән горурланып, тасманы үз күкрәгенә беркетә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев