Зәй офыклары

Гимназия укучылары “Йолдыз исемле шигъри йолдызлык”та булды

Кулына каләм алган һәр иҗат итүче балаларга атап шигырь язмый калмагандыр. Аларның һәркайсы балалар күңелен үзенчә яуларга тырыша. Шулар арасында балалар дөньясын үз нарасыйлары күзлегеннән күрергә тырышкан балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да бар. Аңа балалар шигърияте күгенә юлны Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев үзе күрсәткән. «...шигъриятнең балачак йолдызлыгында яңа Йолдыз...” дип язган ул.

Бүгенге көндә  Йолдыз Шәрәпова - балалар өчен язылган дистәләгән  китап авторы. Шагыйрәнең «Антенналы бәрәңге» китабы 1994 елда «Ел китабы» республика конкурсында икенче урынны яулады, «Колаклы коймаклар» (2003) җыентыгы Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды.
Йолдыз Шәрәпова үзе дә, биш бала анасы буларак, балаларның эчке дөньясын яхшы белә, алар кебек үк шатлана, шаяра, дулкынлана, уйлана. Аның геройлары - дөньяның матурлыгын күрә белүче, тапкыр, шаян малайлар һәм кызлар. Шагыйрә, балалар дөньясына юл алу өчен, төрле темаларга мөрәҗәгать итә.
16 гыйнварда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Китапта кунакта” клубы  кысаларында “Йолдыз исемле шигъри йолдызлык”дип исемләнгән кичә узды. Бирегә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VI б сыйныфы укучылары чакырылган иде. Чарада Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты хакында бай мәгълүмат бирелде. Укучылар аның шигырьләрен яратып тыңладылар һәм үзләре дә  рольләргә бүлеп укыдылар. “Шигырь исеме кайда яшеренгән?” уенында һәркайсы теләп катнашты. Шагыйрәнең иҗатына багышланган видеопрезентация укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук  кичәгә  китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Йолдыз Шәрәпова шигырьләре белән , балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: