Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Гитара музыкасы фестивале онлайн форматта үтте

Зәй балалар музыка мәктәбе ел саен гитара музыкасы фестивале үткәреп килә. Билгеле сәбәпләр аркасында, быел әлеге чара онлайн форматта узды.

Гитара музыкасы фестивале бездә беренче мәртәбә 2011 елда музыка мәктәбенең элеккеге директоры Аннна Краснова идеясе белән уздырыла башлаган иде. Шунысын да әйтик, мәктәптә гитарада уйнарга өйрәтү сыйныфында бүгенге көндә 26 бала шөгыльләнә.

-Быел без “Мин, син, без һәм гитара” дип аталган гомумшәһәр фестивале үткәрергә булдык. Положение нигезендә фестиваль ике өлешкә бүленде, Аның беренчесе “Инструменталь иҗат” булса,  икенчесе - “Вокаль - инструменталь иҗат”.Беренче төркемдә 4 ансамбль (17 кеше) һәм 8 аерым башкаручы чыгыш ясады. Икенчесендә исә 8 ансамбль (38 кеше), 15 аерым башкаручы катнашты. Фестиваль барлыгы 80 башкаручыны колачлады. Шунысын әйтик, елдан -ел фестивальдә катнашучыларның географиясе дә  киңәя бара.Быел Әлмәт, Казан , Түбән Камадан яшь музыкантлар катшнаты. Шулай ук  Иске Зәй, Мирный бистәләре һәм Югары Баграж гитарачыларын күрә алдык, - диде музыка мәктәбе педагогы Зөлфия Селиверстова.

-Алай гына да түгел, фестивавльдә гаилә ансабльләре катнашуы чараның дәрәҗәсен күтәрде.Чөнки безнең өчен балаларның әти-әниләре белән чыгыш ясавы аеруча мөһим.Араларында Радаль Селиверстов һәм Элина Сардаева иң яшь башкаручылар булды. Алар әлегә бакчага гына йөриләр. Шулай булса да, гитара музыкасы белән кызыксыналар, - диде педагог  Ирина Рыжова.

Әлбәттә, катнашучылар осталыгын мәртәбәле жюри бәяләде. Иң осталар арасыннан лауреатлар һәм дипломантлар ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев