Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Гөлнара Гыйльманова: Тәрбияче һөнәрем генә түгел, ә тормышым, яшәешемә әйләнде

Гөлнара Гыйльманова "Ел тәрбиячесе-2021" Бөтенроссия һөнәри конкурсның республика этабына "Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә лауреат булды, ул биш финалист арасында дүртенче урынны алды.

Апрель башында  Казанда "Ел укытучысы-2021", "Ел тәрбиячесе-2021" Бөтенроссия һөнәри конкурсларының республика этабына нәтиҗәләр ясалды. "Тылсымлы әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Гыйльманова "Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә конкурс лауреаты булды, ул Татарстанда биш финалист арасында дүртенче урынны алды. Педагог Гөлнара Рәүф кызы үзенең хезмәте, уңышлары турында сөйли.
 

Бәхетем – сайлаган хезмәтемдә

Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Тәрбияче иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы булырга тиеш. Мин язмышыма бу һөнәрне сайлап, аны лаеклы итеп башкарырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтлемен.



Күп белергә, балалар өчен кызыклы, кабатланмас булырга тырышам

Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия - зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз - халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш.
“Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”- дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Укырга миңа татар филологиясе бүлегенә укырга керергә туры килде. Ләкин мәктәптә укыту дәверендә минем кечкенә балалар белән эшләү теләге һич күңелемнән китмәде. Һәм менә язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Шулай итеп, һөнәр мине үзе эзләп тапты.



Максатым - яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр тәрбияләү

Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безгә заман таләпләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәрвакыт эзләнергә, яңалыклар ачырга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.
Бүгенгедәй хәтеремдә балалар бакчасына беренче тапкыр атлап керүем. Группага керү белән мине шау-шулы кечкенә генә сабыйлар уратып алды. Алар зур кызыксыну белән миңа, ә мин аларга карап тордым. Эчтән мине мең сорау борчыды. “Мин бу сабыйлардан яхшы күңелле, аңлы, зирәк кешеләр тәрбияли алырмынмы? Хаталар җибәрмәмме? Эшне нәрсәдән башларга?” Аларның кызыксынучан күзләренә карап шуны аңладым: мин аларга ачылмаган галәм, барлык сорауларга җавап бирүче интернет, энциклопедия... Һәм мин аларның бу кызыксынучанлыкларын хупларга, аларны яратырга, икенче әниләре булырга, алар мине үзләренең балачак иленә, әкияти фантазияләр дөньясына алып керүләренә ирешергә тиешмен.



Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача

Мин туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме балалары белән эшлим. Минем методик темам “Мнемотехника алымын кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” дип атала. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтәм. Туган телгә карата ихтирам тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру - төп бурычларымның берсе. Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый.


Балаларны халык авыз иҗаты, халкыбызның тормышы, көнкүреше, тарихи һәм милли бизәкләре, йолалары, күренекле шәхесләре белән таныштырам, төрле күңел ачу кичәләр, шөгыльләр, күргәзмәләр үткәрәм. Болар әти-әниләр белән берлектә уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев