Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Гомер юлын да бергә үткәннәр, теге дөньяга да бер көнне киткәннәр

Сезнең фани дөньяны бер үк көнне калдырып киткән парлар турында ишеткәнегез бармы? Юк, юк,  язучы фантазиясе эшкә җигелгән хикәя турында сүз бармый, ә бүгенге тормышыбызда булган хәл турында сөйлисебез килә.

Беркөнне күршеләребез “Новый Зай” газетасы редакциясенә бер шәһәрдәшебез кереп, яшьле күзләре аша сөйләде бу күркәм пар турында. Шәһәрдәшләребез Нина һәм Владимир Лобковлар бер көнне бер-бер артлы мәңгелеккә күзләрен йомган. Ниндидер бәхетсезлек очрагына бәйле түгел аларның фани дөньяны калдырып китүләре, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, күрәсең.

- Алар 60 ел дәвамында бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, һәр туган көнгә куанып, тормышның, яшәүнең кадерен белеп яшәделәр. Искиткеч гаиләгә без - дуслары, туганнары һәрчак сокланып карый идек. Алар бервакытта да бер-берсен кимсетү, әрләшү дигәнне белмәделәр. Һәрвакыт аңлашып, ягымлы сүзләр белән дәшешеп яшәделәр. Хәтта, гаилә башлыгы Владимирның  соңгы сулышын алганда да актыккы сүзләре “Нина! Ниночка!” була, - дип сөйли гаилә дуслары Валентина Семенова.

Лобковлар бер-бер артлы 9 августта якты дөньядан китеп бара. Берсе - үз йортларында, икенчесе дәваханәдә үлә.  

Лобковлар чәчләрен - чәчкә  1960 елда бәйлиләр. 19 яшьлек Володя фатирларына яшәп торырга кергән  яшь укытучы кыз  Нинага бер күрүдә  гашыйк була. Кыз егеттән бераз  өлкәнрәк булса да, алар тиз арада уртак тел таба. Шул мизгелдән яшьләр һәр туган көнне бергә каршылый, бергә озата торган була.

Нина Дмитриевна озак еллар башлангыч сыйныфлар укыта. Аның югары эрудицияле, һәр балага игътибарлы педагог булуын күпләр ассызыклый.

Лобковларны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында да, Нина Дмитриевнаның элекке укучылары, коллегалары күп була. Педагог хезмәтенә гомерен багышлаган ханымга һәркем җылы сүзләрен җиткереп калырга ашыга.

Яраткан беренче укытучысы белән хушлашырга Алабуга, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән, инде үзләре тормыш йөген тартучы ир-егет, хатын-кызлар, нәкъ менә Нина Дмитриевна белем юлына фатиха биргән өчен рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Владимир Васильевич - югары класслы эретеп ябыштыручы, автоагрегат заводының алдынгы хезмәткәре була. Ул намуслы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә коллективта  абруй казана. Гаиләне муллыкта тота. Берсе тапса, икенчесе шул тапканны кадерләп тота, балаларны җитеш, бай табынлы гаиләдә үстерә алар.

- Әти-әниебез безне дә үзләре кебек тормыш яратырга, үз туган төбәгебезне хөрмәтләп яшәргә, якыннарыбызга игътибарлы булырга, тәмсезләшми яшәргә өйрәтте. Төп киңәшчеләребез, рухи терәгебез булган кадерлеләребезне бер үк көнне югалту бик авыр булды, әлбәттә. Әмма алар гомерләре буе бер-берсе белән янәшә атладылар, соңгы юлга да “җитәкләшеп” китеп бардылар, - ди кызлары Алла белән  уллары Сергей.

Кызганыч та, соклангыч та булган бу вакыйга һәрберебезнең күңел кылларын тибрәтте. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев