Зәй офыклары

Гомере буе сыер сауган

Зәй районында озын-озак гомер итүчеләр шактый. Бүген Урсай авылында яшәүче Мария Фролова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Аны юбилее белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Валерий Акатьев, җирлек башлыгы Наилә Гатина, район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре, авылдашлары котлады.

Мария Сергеевнаның күңеле көр, шат, зиһенле, хәтере яхшы. Котлау сүзләре, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, автоклублылар җырлары, авылдашлары чыгышларына бихуш калды юбиляр. Күңел булу өчен күп кирәкми шул. Ачлык, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны кичергән әбигә 95 яшьне һич бирерлек түгел әле. Автоклублыларга кушылып җырлап та утырды ул.   Озынгомерле булуын эш, хезмәтне яратудан күрә.
Тумышы белән Урсайдан ул: беркая чыкмыйча авылда яшәгән. Мәктәптә дүрт сыйныф белем алган. Аннан колхозда хезмәт куйган. Гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләгән: беренче класслы сыер савучы була ул.
-Башта колхозыбыз “Правда” дип йөртелде, узган гасырның  80нче елларында ул эреләндерү максатыннан “Россия” исеменә үзгәртелде, - ди юбиляр.
Ул әле дә күңеле белән элекке колхоз тормышы белән яна.   Намуслы, тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә аның. Күп мәртәбәләр район, “Правда” һәм “Россия”  исемендәге колхоз җитәкчелеге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия була.
-Урсай җирлегендә барлыгы сигез тыл ветераны яши. Узган ел өч ветеранны 90 яшьлек юбилейлары белән котлаган идек, бүген исә Мария Сергеевнаны тәбрикләдек. Араларында иң тересе, зиһенлесе - Мария әби Фролова, без аңа сокланып туя алмыйбыз, бернәрсәдән зарланмас, җор телле,  тормыш яратучан ул, -ди җирлек башлыгы.
Бүгенге көндә Мария әби  оныгы тәрбиясендә яши. Урын-җире чиста, үзе яхшы тәрбиядә ул. Булганына шөкерана кылып, ил-көн тынычлыгын теләп, оныкчыгы Мария белән Радионга куанып яши юбиляр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: