Зәй офыклары

Гомерем хатирәләре - Халидә чишмәләре

Зәй шәhәрендә яшәүче, «Каравай» ҖЧШ директоры Халидә Мәдхәт кызы Ханнанова 60 елллык юбилеен билгеләп үтте.

1960 елның 30 октябрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Бәләкәй Чупты авылында Мәдхәт абый белән Халимә апа гаиләсендә, алтынчы бала булып, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Кап-кара чәчле, шомырт-кара күзле бу кызга Халидә дип исем кушалар.
Үзеннән олы дүрт абыйсы hәм бер апасына ияреп бар эшне бик тиз үзләштерә ул. Кечкенәдән җитез, җор телле бу кыз, нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп башкара. Абыйлары, апасы өйдән чыгып киткәч, әнкәсе Халимә апаның йорт арасында да, колхоз эшендә дә уң кулына әйләнә. Әткәсе Мәдхәт абыйга ияреп, таудан-тауга йөгереп йөреп, яланаяк көтү көтешкән чакларын әле дә онытмый ул.
Бәләкәй Чупты авылының исеме җисеменә туры килеп тора. Табигатьнең оҗмах кочагына урнашкан, кечкенә генә 15 хуҗалыктан торган авыл ул. Бакча артында гына үскән җир жиләге, кура җиләге, бөрлегән, тау чиясе, урман чикләвеге белән бу авыл тирә-юньдә дан тота. Шушы урман хәзинәсен җыеп, әнкәсенә кайтарып бирүне кечкенә кара бөдрә чәчле кыз бик яратып башкара торган була.
Мәктәп елларын Халидә укытучысы, абыйсы Венер Тимергалиевич белән бәйләп искә ала. «Венер абый ул вакытта авылда математика укыта иде. Миңа карата аеруча таләпчән булды», - ди ул. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, hәр үсмер бала кебек, табиб булу хыялын тормышка ашыру өчен Чакмагыш район дәваханәсенә санитарка булып эшкә урнаша.
Шунда эшләгәндә үзенә тиң ярын, мәхәббәтен, булачак тормыш иптәшен, ике улының әтисен - Салаватын очрата. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясап, өйләнешеп тә куялар. Нинди сыйфатлары өчен яраттың Салават абыйны дигән сорауга: «Сабырлыгы өчен яраттым. Мин генә түгел, әнкәй дә бер күрүдән үз итте бит аны, исеме дә матур, дип әйтә иде», - дип җавап бирде ул.
1980 елда өлкән абыйсы, судья Рифиль Тимергалиевич чакыруы буенча Зәй шәhәренә күчеп киләләр. Монда килгәч бер-бер артлы уллары Динар белән Илдар дөньяга килә. Шулай итеп, табиб булу хыялы тормышка ашмыйча кала. Ул елларның барлык тормыш ачысын-төчесен татып, тулай торактан бүлмә алып яшәп китәләр. Балалар бераз үсә төшкәч, Халидә укып, белем алу теләген тормышка ашыра. Әлмәт аш-су техникумына читтән торып укырга керә hәм ашханәгә савыт-саба юучы булып эшкә урнаша.
Еллар узгач, Халидә Мәдхәтовна үткән тормыш юлын искә алып, яшьләргә мондый киңәшләрен бирә: «Бервакытта да эштән чирканмагыз. Мин үземнең карьерамны иң түбән баскычтан, савыт-саба юудан башладым hәм директор вазифасына кадәр күтәрелдем. Мин моны бервакытта да, беркемнән дә яшермәдем, оялмадым. Эш кешене түбәнсетми, киресенчә, эш кешене бизи генә ул», - ди.
Югары белем алып, җәмәгать туклану өлкәсендә барлык бас-кычларны үтеп, элекке район башлыгы Ринат Шәехович Фәрдиев тәкъдиме буенча Халидә Мәдхәтовна 1995 елда - шикәр заводы ашханәсенә мөдир, 2005 елда «Аҗаган» АҖ директоры булып билгеләнә.
Үзгәртеп кору еллары шаукымы, көнкүреш товарларының юклыгы, җитәкче артыннан җитәкче алмашыну бу ике оешманы да юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткергән була. Ничек йөрәгең җитте шушы хәтле зур, җитмәсә таралу хәлендә булган балалар тукландыру «Аҗаган» оешмасын житәкләргә, дип сорагач, ул болай дип җавап бирде: «Авырлыктан курыкмадым, сынатудан курыктым. Миңа ышанып, бу эшне тапшырган кешене рәнҗетүдән курыктым. Бүгенгедәй хәтеремдә, сумкама калькуляторымны, хезмәт кенәгәмне салып, тимер юл буйлап елый-елый атлап баруым... Бик кыен булды бер караштан мине аңлый торган коллективымны, барысын да рәткә салып эшли башлаган эшемне калдырап китүе», - дип искә ала ул көннәрне.
Халидә Мәдхәтовна 2006 елдан җәмәгать туклануы өлкәсендә үзенең шәхси эшен оештырып, бүгенге көндә «Каравай» ҖЧШ директоры вазифасын башкара. Ул - коллективына хөрмәтле, таләпчән, гадел, көчле рухлы, үз эшенә бирелгән, аны чын күңеленнән яратып башкаручы җитәкче. Ул җитәкләгән коллектив күпләрне аш-су осталыгы белән таң калдыра. Шәhәр халкын, читтән килгән зур-зур кала кунакларнын тәмле ашлары белән сыйлап сөендерә.
Халидә Мәдхәт кызының тырыш, намуслы хезмәте бик күп Мактау грамоталары белән
бәяләнгән, ул хезмәт ветераны. Шәхси гаилә тормышында ире Салаватка ул - ышанычлы, нык-лы тормыш иптәше, балаларына газиз әни, оныкларына сөекле нәнәй, туганнарына ярдәмчел, юмарт, кешелекле апа.

Яраткан, газиз әниебез, әбиебез!
Сине чын күңелебездән күркәм юбилеең һәм Әниләр көне белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез белән без – ике улыгызны тиешле тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Син, әниебез, гомер буе гаиләм, балаларым, оныкларым, дип өзелеп яшисең. Кайчан килсәк тә, нурлы өебез, мул табыныбыз, кунакчыл йортыбыз, тәмле-тәмле бәлеш, пирогларың өчен, якты йөзең, без дип янып-көеп яшәвең өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Якты өебезнең нурлары сүнмәсен, син бүген дә әле безгә терәк һәм таяныч, янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле.
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Син булганга күрә, әни җаныбыз,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Сине яратып улларың-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләребезгә әтиебез, барлык туганнар да кушыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: