Зәй офыклары

Гомеремне машинадан башка күз алдына да китерә алмыйм

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә.

Шофер һөнәре – мактаулы, түземнәр, чыдамнар һөнәре һәм бүген иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, дияр идем. Авылыбызда шундыйлар бихисап.
Миннәхмәт Фәйзелхак улы Вәлиәхмәтов 1940 елда Югары Пәнәче авылында туа. Башта колхозда ат белән эшләп йөри, ләкин бик нык шофер булып, машина йөртәсе килә. Әнисе риза булмаса да, колхоз рәисе Йолдыз Курмашев Миннәхмәт абыйга 1960 елның октябрь аенда Мамадышка шоферлар мәктәбенә укырга юллама бирә.
“Бу вакытта бөтен җирдә ящур чире иде: юлларны яптылар, ашамлык алырга ярамый. Шуның өчен бераз ризык алып, төнлә Чаллыга җәяү киттем. Соңгы су трамвае белән Алабугага кадәр чыктым, танышларда кунып, икенче көнне Алабугадан Яковлева авылына хәтле бардык. Көн суык, кар яуган, караңгы төште. Нократ елгасы каткан иде, чыгып җиткәндә, карыйбыз, елга яр буенда бер 3 метр катмаган. Тегендә-монда барып карадык, 3 малай идек, нишләргә белмәгәч, аяктагы сүчинкә итек белән суга сикереп, елганы чыктык. Бер әбигә кереп, киемнәрне киптереп, шунда кундык. Әле шулай 6 ай уку дәверендә, Мамадышка өч тапкыр җәяү барып кайтырга туры килде, 2-3 көндә җәяү барып җитә идем. Шундый авырлык белән укылды, ләкин бердә үкенмим”, - дип искә ала ул вакытларны Миннәхмәт абый.
“Укып бетергәч, 1961 елның язында Курмашев миңа авариядән калган, иске “ГАЗ-93” машинасын бирде, ике айдан артык машинаны бөтенләй сүтеп җыйдык. Шул иске машинада 6 ел эшләдем. Соңыннан яңа “ГАЗ-53”, “ЗИЛ” бирделәр. Менә шулай авырлыклар белән килә икән ул рәхәтлекләр. Гомеремне машинадан башка күз алдыма китерә алмыйм. Күзем яхшы күрә, күзлек кимим әле, шуңа әле һаман да руль артында мин.”
1961 елдан бүгенге көнгәчә бер авариясез 59 ел шофер булып эшли ул. Машинасы һәрвакыт төзек, чиста. “Машинаң сәгать кебек эшләп торса, үзеңә рәхәт бит. Шуңа да машинамны гел төзек тотам”,- ди Миннәхмәт абый. Миннәхмәт абыйны үзен дә “Шома” дип йөртәләр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, Минәхмәт абый да бик күп бүләкләүләргә лаек була. “Ел саен бүләк бирәләр иде, бер дә бүләксез калганым булмады. Бер елны бер айга чит илгә путевка да бирделәр,” – дип ул елларны сагынып искә алды Миннәхмәт абый.
Дамирә Шәрифуллина. Югары Пәнәче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: