Яңалыклар

Гомерне саклап кала

Гыйнвар аенда районда янгыннарга бәйле хәл киеренке булды. Бу айда 6 янгын чыгып, 1 кеше тән җәрәхәтләре алды.

Статистика буенча,  янгыннарның күпчелеге  торак секторга туры килә. Янгыннарда кешеләр үлүе  аеруча аянычлы, анализ күпчелек  янгыннарның төнлә чыгуын күрсәтә, бу вакытта кешеләр ут чыгуны  вакытында күреп алып,  аны юк итү буенча  тиешле чаралар күрә алмый.

Узган елның декабрь аенда Яшел Үзән районында килеп чыккан хәлне мисалга карап үтик. Барысы да кинәт кенә килеп чыга. Гаилә башлыгы йорттан чыгып кына китә, ә 5 бала бу вакытта мәктәптә һәм балалар бакчасында була.  Өйдә әни кеше  яшь бала белән кала (ул 9  декабрьдә туган). Әлеге хатын әйтүе буенча,  йортка куелган янгын датчигы тавыш бирә башлый һәм  электр исәпләгечне  автомат рәвештә сүндерә. Әлеге тавышны ишеткән ханым нәрсәгә дә  булса ут кабуын аңлап ала. Ул кухнядан чыгып ишекне ачып җибәргәндә, коридор төтен белән тулган була. Шунда ук иренә, ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. 20 минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны сүндереп, аның башка бүлмәләргә үрләвенә юл куймый. “Иң мөһиме, барыбыз да исән калдык. Безгә датчиклар урнаштырган янгын сүндерүчеләргә, әлеге программаны гамәлгә керткән республика Президентына рәхмәт”, - ди әни кеше.

Бүгенге көндә янгын сигнализациясе датчиклары куллану – үзеңне, гаиләңне, мөлкәтеңне саклауда иң нәтиҗәле чара. Янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар гадиләр, алар белән идарә итү дә җиңел. Алар түшәмгә яисә диварның өске өлешенә беркетелә (түшәмнән 10 сантиметр ерак булырга тиеш түгел). Приборларны электр челтәренә тоташтыру кирәк түгел,  батареялары бер елга кадәр җитә.  Аз гына янып китү очрагы яки янгын чыккан очракта яңгыравык тавыш чыгарып, җайланма шунда ук эшли башлый. Ул өй­дәгеләрнең игътибарын шунда ук җәлеп итәчәк,  йоклаган кешеләрне дә уята алачак, бу исә янгынны тиз арада сүндерергә һәм кешеләрне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк. Аның бәясе кыйммәт түгел, әмма иң мөһиме - куркыныч вакытта алар кеше гомерен саклап кала! 

Район янгын күзәтчелеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гомерне саклап кала
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар