Зәй офыклары

ГРАНТ АКЧАСЫ БАЛАЛАРНЫ МӘЙДАНЧЫКЛЫ ИТӘ

Бигеш авыл җирлегеннән күп кенә күренекле кешеләр чыккан, халкы зыялы, эшчән. Җирлек алты авылны берләштерә һәм аягында нык басып тора. Узган ел чисталык һәм төзеклек буенча уздырылган конкурста Бигеш җирлеге 150000 сумлык грантка ия булды. -Бу акча җирлекне төзекләндерү, балалар мәйданчыгы урнаштыру өчен тотылды, - ди җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев....

Бигеш авыл җирлегеннән күп кенә күренекле кешеләр чыккан, халкы зыялы, эшчән. Җирлек алты авылны берләштерә һәм аягында нык басып тора. Узган ел чисталык һәм төзеклек буенча уздырылган конкурста Бигеш җирлеге 150000 сумлык грантка ия булды.

-Бу акча җирлекне төзекләндерү, балалар мәйданчыгы урнаштыру өчен тотылды, - ди җирлек башлыгы Илгиз Вәлиев.

Узган ел биредә шактый эш башкарылган. Республика программасы буенча Бигештә - 70, Кәрәкәстә 37 урам яктырткычы алыштырылган, халык соравы буенча Югары Лоҗы авылында 2 өстәмә КТП урнаштырылган.

Бигешлеләрнең зыялы булуы аларның үзара салымны хуплап алуында да чагыла, быел үзара салымны 300 сум күләмендә җыярга ниятлибез, диләр. Узган ел исә бу юл белән барлыгы 180 мең сум акча җыелган, хөкүмәт өстәгәннән соң ул 900 мең сум тәшкил иткән.

-Үзара салым акчасына Бигештә Гагарин урамына таш юл салынды. Кәрәкәстә исә урамнар, ике чишмә төзекләндерелде. Карманда юл ремонтланды, биредә зират коймасы өлешчә яңартылды, Түбән Лоҗыда Сабантуй урыны төзекләндерелде, Югарысында юл каралды, - ди җирлек башлыгы.

-Бигештә Гагарин урамына һәм Добыр чишмәсенә баручы юлга өлешчә вак таш җәелүгә сөенеп туя алмыйбыз, - ди Миңнегөл Насыйбуллина.

Кәрәкәстә ике чишмә буе төзекләндерүгә авыл халкы сөенә. Кыйблага карап агучы чишмәләрнең суы тәмле, шифалы, аннан күрше-тирә шәһәрләрдән кайтучылар су алып китә икән.

-Үзара салымның анык, ниятләнгән эшләргә тотылуы бездә аңа ышаныч уята, - ди кәрәкәслеләр.

Җирлек агымдагы елда да зур һәм кирәкле эшләр планлаштыра. Алар - Бигеш, Карман, Түбән Лоҗы һәм Кәрәкәс авыллары эчендәге юлларны карау, Югары Лоҗыда исә зиратны киңәйтү һәм коймасын өлешчә яңарту, ди Илгиз Вәлиев. Җирлек бюджетыннан исә Югары Лоҗыда Лесная урамына өлешчә вак таш җәю, җирлек бинасын капиталь ремонтлау, басмаларны төзекләндерү, урам утларын карау, агач утырту карала. Биредә агымдагы елда тагын бер социаль объект сафка басачак: Түбән Лоҗыда авыл клубы республика программасы буенча клуб төзелә.

Шул рәвешле, Бигеш зур күләмле эшләр алдында, киләчәккә карап атлый, көн итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: