Зәй офыклары

Грантлар авылларны төзекләндерүгә юнәлтелә

Быел районда авыл җирлекләре откан грант акчаларын нинди максатларга тоту турында сөйләштеләр.

Районыбызның  Югары Шепкә, Урсай, Бохарай, Чыбыклы авыл җирлекләре Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулаган иде. Кичә  район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Захарова әлеге җирлек башлыклары белән киңәшмә уздырып, грант акчаларын нинди максатларга тоту мәсьәләсетурында сөйләште. Киңәшмәдә планлаштырыла торган эш төрләре каралды һәм аларны үтәү сроклары билгеләнде. Акчалар юл, урам челтәрен ремонтлауга, социаль әһәмияттәге объектларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга, шулай ук кече архитектура формаларын урнаштыруга тотылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: