Зәй офыклары

Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр башланды

Бүген Мирный бистәсе мәдәният сараенда гражданнар оборонасы планы нигезендә гадәттән тыш хәлләр була калган очракта кабул итү эвакуацияләү пункты (ПЭП) җитәкчелегенең эшчәнлеге буенча күрсәтмә шөгыльләр үтте.

Аның барышында гадәттән тыш хәлләр була калган  очракта кабул итү эвакуацияләү пункты  булдыру һәм аның эшен оештыру буенча методик киңәшләр бирелде. Әлбәттә, кабул итү эвакуацияләү пункты башлыгы Мария Гарәпшина җитәкчелегендәге команданың эше дә бәяләнде һәм бу эшчәнлек яхшы бәя алды.
Чарада мәдәният йорты, 5нче мәктәп, “Миләшкәй” балалар бакчасы (барлыгы 35 кеше), шулай ук районның кабул итү һәм җыелма эвакуация пунктлары вәкилләре катнашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: