12 ноябрьдән Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында оешма-предприятиеләрдә эшләүче ирләр командалары арасында «Сәламәтлек-2019» спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар узды.
Анда “Техно”, ГРЭС, “Динамо”, “Тамерлан”, “Аккурайд”, политехник колледж, башкарма комитет командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча ГРЭС - җиңүче, “Техно” белән “Тамерлан” икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.