Зәй офыклары

ГРЭС – лауреат

"Генерацияләү компаниясе" ААҖнең Зәй ГРЭСы филиалы "ЭКОлидер" республика бәйгесендә "Торак-коммуналь хуҗалык комплексында экологик куркынычсызлыкка ирешкән өчен" номинациясендә лауреат булды. Шул уңайдан Казанда 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына ГРЭС директоры Әнвәр Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация барды. ГРЭС республика энергосистемасы предприятиеләре арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы позициядә тора....

"Генерацияләү компаниясе" ААҖнең Зәй ГРЭСы филиалы "ЭКОлидер" республика бәйгесендә "Торак-коммуналь хуҗалык комплексында экологик куркынычсызлыкка ирешкән өчен" номинациясендә лауреат булды. Шул уңайдан Казанда 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына ГРЭС директоры Әнвәр Хаҗиев җитәкчелегендәге делегация барды. ГРЭС республика энергосистемасы предприятиеләре арасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алдынгы позициядә тора. Тантанада республика Премьер-министры Илдар Халиков, моңа басым ясап, экологияне саклауга үз өлешен кертүче предприятие коллективлары кушкан өчен түгел, ә чын күңелдән башкара бу эшне, аның шунысы кыйммәт тә, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: