Зәй офыклары

Гәрәевлар уңган гаилә

Чыннан да, яшь гаиләләр - авыл тоткасы, күрке. «Яшь гаилә» рубрикасы астындагы чираттагы шундый язма Имәнлебаш авылында яшәүче Гәрәевлар гаиләсе турында. Тырыш, уңган, һәрнәрсәдә актив булган авылда төпләнеп калган гаиләләрне күреп, аларга тиешле игътибарны бирсәк, хезмәтләрен бәяли белсәк, авыллар тагын да җанланып, ямьләнеп китәр, шәт.

Сүзебез Гөлнур белән Илфат Гәрәевлар гаиләсе турында.  Әлеге матур, үрнәк, иҗади  гаилә авылыбыз йөзен билгели, ди имәнлебашлылар, беравыздан.
Илфат белән Гөлнур әтиләре Миңневәли абый белән төп нигезне саклап, сокландыргыч гомер итәләр. Алар гаиләдә ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Гаилә башлыгы  Илфат шәһәргә “Техно” заводына йөреп  эшли.   Гөлнур ханым -  һөнәре буенча рәссам.   Өлкән уллары Ислам Югары Шепкә мәктәбенә Х сыйныфка укырга бара: ул  яхшы билгеләренә генә укый, музыка мәктәбендә баян классын тәмамлаган. Үзе баянда уйнап, өздереп җырлый торган егетләрнең берсе ул хәзер. Кызлары Исламия  исә жырларга,  биергә ярата, авыл   мәдәният  йортында үткәрелгән чараларда актив катнаша.
-Бик тырыш ул Исламия, чын татар кызы. Авылда узучы чараларда теләп катнаша. Районда узган  “Нәүрүз чибәре”, “Сабантуй гүзәле” бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. “Бишле” билгеләренә генә укый,  спортны ярата, -ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Төпчекләре Илһан да  жырларга хирыс, озын-озын шигырьләрне яттан  сөйли. “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә үзен уңышлы сыный.
Гөлнур ханым тегәргә, чигәргә, бәйләргә ярата. Аксарда узган “Туган ягым мәдәнияте һәм йолалары” дип исемләнгән район китапханәчеләр фестиваленең төбәк турында ул бәйләү буенча кунакларга мастер-класс күрсәтте.  Әлеге бәйрәмдә аның кул эшләреннән аерым бер күргәзмә дә эшләде. Аннан әлеге гаилә “Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе” дип аталган район конкурсында  катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Алар конкурска  кул эшләрен, милли ризыкларын  алып килде.
- Сәхнәдә бит кешенең чын йөзе ачыла, бу конкурста  әлеге гаилә сәхнә тулып чыгып басып, тамашачыларны сокландырды, - ди Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Гәрәевлар район бәйгеләрендә катнашканда авылдашлар алар өчен җан атарга бара икән. Бу - аларга хөрмәт, ихтирам билгесе.
 Гөлнур ханым - гаиләдә яраткан тормыш иптәше, ана, уңган хуҗабикә дә. Гәрәевларның  йорт, җиһаз, каралты-куралары зәвыклы итеп эшләнгән,  ишегалларын тутырып чәчәк үстерәләр. Мал-туар асрап, мул тормышта җитеш яшиләр. Кыскасы,  тормышлары гөлләр кебек аларның.  
Менә бит  япь-яшь гаиләләр авылның бизәге булып ничек күркәм яши беләләр. Шундый авылдашлар белән горурланырлык та шул.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: