Зәй офыклары

Григорий Гуров Татарстан студентларына Covid-19 чорында цифрлаштыру роле турында сөйләде

Григорий Гуров һәм ТР яшьләр эшләре министры Казанда бөтенроссия студентлар клублары миллилигасы слеты активистлары белән дискуссия үткәрделәр.

Коронавирус пандемиясе россиялеләрнең барлык өлкәләренә дә кагылды, шул исәптән яшьләр тормышы да үзгәрде. Дөньяда һәм илдә бүгенге вәзгыять нинди үзгәрешләр кертергә мөмкин икәнлеге турында ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Россия яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Григорий Гуров бөтенроссия студентлар лигасы слетында катнашучылар белән фикер алышты.

"Коронавирус пандемиясе чыннан да аларга йогынты ясаган яшьләр өчен беренче кризис булды. Ирекне бик нык яратучы яшь кешеләр җитди чикләүләр белән очрашты. Бу яктан дөнья элеккегечә булмаячак инде", - диде Фәттахов.

Ул фикеренчә, хәзер яшьләр форс-мажор шартларына әзер булачак һәм стресс хәлләрен исәпкә алып, үз үсеш траекторияләрен сайлый алачак.

Дискуссия слетка килгән студентлар катнашында узды. Активистлар ике спикерга сораулар бирделәр, шулай ук үз төбәкләрендә хакимият белән уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тик сөйләшүнең башы нәкъ менә пандемиядән соң яшьләрнең тормышын үзгәртүгә багышланган иде.

«Пандемия дөньяда безне тизрәк үзгәртергә мәҗбүр итә торган таләпләр барлыгын күрсәтте. Һәм цифрлаштыру, үзең теләгәнчә, коммуникацияләргә, күңел ачырга һәм яшәргә ярдәм итә торган өстәмә сервислардан файдаланып, безнең өчен чынбарлыкны саклап кала алган күпер булды", - дип билгеләп үтте Григорий Гуров.

Очрашу вакытында студентлар төрле темаларга сораулар бирделәр -  грантлар алу ысуллары, көнкүреш ситуацияләр, тулай торакларны ремонтлау, студентлар язына программа төзү.

Бер сорау Григорий Гуровта аеруча кызыксыну уятты. Ул чит илдә белем алган һәм туган якларына кайткан Россия студентларына ярдәм итүгә кагылды. Бу темага ул хәтта сорау авторы Кытайда укучы кыз белән аерым сөйләшергә вәгъдә бирде.

21 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының бөтенроссия слеты старт алды. Аңа Россиянең 18 төбәгеннән 700 гә якын кеше килгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: