Зәй офыклары

Грипп һәм ОРВИдан сакланыгыз!

Соңгы көннәрдә шәһәр-районыбызда кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручыларның артуы күзәтелә. Массакүләм мәгълүмат чаралары башкалабыз Казанда авыруның аеруча киң таралуы турында хәбәр итә.

Район үзәк дәваханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Фалыйх Зәйнуллин әйтүенчә, быелның гыйвар аенда кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар 106 кеше булган (2019 елның шул чорында -160), шуның 62се - өлкәннәр, 44е- балалар. Балаларга килгәндә, мәктәп укучылары - 21, студентлар -3, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр - 11. Табиб белдергәнчә, авыручылар арасында шәһәрдә яшәүчеләр күбрәк. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең бер-берсе белән контактта күбрәк булу һәм авылда яшәүчеләрнең авырган очракта да табибларга азрак мөрәҗәгать итүе белән аңлатыла.

-Шунысын да әйтик, шушы чорда 25 кешедә пневмония ачыкланды, шуның 12 се – балалар. Пневмония диагнозы куелган балаларның узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә. Әлегә районда грипп диагнозы куелган кеше юк. Авыручылар санына караганда, эпидбусага  үтелмәде, - диде Фалыйх Зәйнуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: