Зәй офыклары

ГТО – ул сәламәтлек

ГТО нормаларын ни өчен үтәргә кирәк соң? Бу сорауга һәр кешенең җавабы үзенчә булырга мөмкин.

Кемдер ГТО билгесенә ия булган совет гаиләсенең өлкән әгъзалары белән тиңләшергә тели. Кемдер анык нәтиҗәгә ирешергә, үз ихтыяр көчен һәм ныклыгын сынарга ниятли. Ә кемдер укуда һәм спортта һәрвакыт беренче булырга күнеккән.
Кешеләр төрле. Әмма ГТО комплексы сынавын ирекле төстә үтәргә ниятләгән кешеләрне бер уртак сыйфат берләштерә - ул максатчанлык. Нәкъ менә шушы сыйфат XXI гасыр кешеләре өчен мөһим булып тора да. Бары тик максатчан һәм физик яктан әзерлекле кешеләр генә укуда, эштә һәм тормышта уңышка ирешә.
Сәламәтлек, ныклык, гармонияле үсеш алган гәүдә, сыгылмалылык, көч һәм җитезлек - бу спорт белән шөгыльләнүче, аерым алганда, ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек вакытында мәктәп укучысы яки яшь кеше ирешә торган ап-ачык өстенлекләр.
ГТО - милләтнең мәдәни мирасының бер өлеше генә түгел, бу - аның горурлыгы һәм яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүнең нәтиҗәле чарасы. Бу хакта күп гасырлар элек урта гасырның бөек табибы, фәлсәфәче Әбугалисина: «Хәрәкәт бик күп даруларны алыштыра ала, әмма дөньяның бер генә даруы да хәрәкәтне алыштыра алмаячак»,  - дип, ничек дөрес әйтеп калдырган?!
Спорт белән шөгыльләнегез! Сәламәт булыгыз!   
Айдар Кашапов,  ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тестлау үзәге җитәкчесе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: