Зәй офыклары

Гүзәлия Хәсәнова: “Бакчада эшләп җаныма рәхәтлек алам”

Без гаиләбез белән бакчада эшләргә бик яратабыз. Мин бакчада эшләп җаныма рәхәтлек алам. Бу шөгыль минем каныма сеңгән, дисәң дә буладыр. Чөнки әтием дә күренекле бакчачы, ул аның яшәү рәвеше. Акыл эше белән физик эшне чиратлаштыру – бик файдалы. Яз җитүне, бакчага чыгуны һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз.

Бүгенге көндә теплицаны рассадаларны күчерү өчен әзерлибез. Яхшылап
казып, марганцовка эремәсе катыштырган кайнар су сибеп, туфракны зарарсызландырабыз.
Рассадаларым матур гына үсеп утыра. Ел саен орлыклар  алып, яшелчә һәм чәчәкләрнең яңа төрләрен утыртырга тырышам.
Ә менә бакчага чыгып, андагы яшеллеккә, матурлыкка  соклану, алар белән азрак "сөйләшеп" алу - минем яраткан шөгылем.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: