Зәй офыклары

Чатнама суыклар гыйнварда көтелә

Татарстанда быелгы "кышкы" айларда ноябрь ае - гадәттәгедән җылырак, ә гыйнвар үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Калган суык айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. Ел саен көз җитеп, Россиядә җылыту сезоны башлангач, Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте алдагы ярты елга һава температурасына фаразлар төзи. Метеорологларның...

Татарстанда быелгы "кышкы" айларда ноябрь ае - гадәттәгедән җылырак, ә гыйнвар үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Калган суык айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак.

Ел саен көз җитеп, Россиядә җылыту сезоны башлангач, Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте алдагы ярты елга һава температурасына фаразлар төзи. Метеорологларның кышкы айларны "бәяләргә" тырышуы, беренче чиратта, энергетика, транспорт һәм авыл хуҗалыгы тармакларын гадәттән тыш хәлләрдән кисәтү максатын куя.

Әлбәттә, белгечләр һәр ай якынлашкан саен үз фаразларына әле тагын төгәллекләр кертәчәк. Шулай да соңгы 20 елда җылыту сезоны уңаеннан төзелгән мондый яртыеллык фаразлар 58-81 процентка чынга аша, дип белдерә Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте белгечләре.

Татарстан территориясендә суык чорга фаразланган айлык уртача температура күрсәткечләре түбәндәгече булырга мөмкин. Ноябрь: - 3,7 градус (бу - нормадан югары), декабрь: - 9,6 градус, гыйнвар: - 13,6 градус (бу - нормадан түбән), февраль: - 12,3 градус, март: - 5,7 градус.

http://matbugat.ru/news/?id=10593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: