Зәй офыклары

Хезмәтне саклауга багышланды

Предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлеше, хезмәткәрләрне эш урынындагы бәхетсезлек очракларыннан саклау мәсьәләләре буенча семинар үтте. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының бүлек башлыгы Алла Курзенева, республика дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов, предприятиеләрнең җаваплы затлары катнашты. Семинарда хезмәтне саклау буенча район координацион советы...

Предприятиеләрдә хезмәт законнарының үтәлеше, хезмәткәрләрне эш урынындагы бәхетсезлек очракларыннан саклау мәсьәләләре буенча семинар үтте. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының бүлек башлыгы Алла Курзенева, республика дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов, предприятиеләрнең җаваплы затлары катнашты. Семинарда хезмәтне саклау буенча район координацион советы эше буенча совет рәисе Николай Нифатов чыгыш ясады. Шулай ук предприятиеләрдә техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләренең куелышы аерым мисалларда каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: