Зәй офыклары

Хуш исле алма бәйрәме

«Алма Спасы - дини телдә әйткәндә, Преображение Господне" бәйрәме быел да Ал. Бистәсендә зурлап 19 августта билгеләп үтелде. Рус фольклор фестивале төсмерен алган бу бәйрәм быел алтынчы мәртәбә уздырылды. Ул иртән гыйбадәт йортында - кенәз Александр Невский чиркәвендә алмаларны изгеләндерү келәве белән башланып китте. Кичен авыл халкы, кунаклар чиркәүдә изгеләндерелгән...

«Алма Спасы - дини телдә әйткәндә, Преображение Господне" бәйрәме быел да Ал. Бистәсендә зурлап 19 августта билгеләп үтелде. Рус фольклор фестивале төсмерен алган бу бәйрәм быел алтынчы мәртәбә уздырылды. Ул иртән гыйбадәт йортында - кенәз Александр Невский чиркәвендә алмаларны изгеләндерү келәве белән башланып китте.

Кичен авыл халкы, кунаклар чиркәүдә изгеләндерелгән алмаларны, үзләре үстергән көзге муллыкны, яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгән ризыкларны олы мәйданга алып чыкты. "Алма Спасы"н бәйрәм итәргә килүчеләрне Ал. Бистәсе, Яңа Спасс, Урсай, Иске Тәкмәк, Бохарай һәм башка авыл җирлекләреннән, Иске Зәй, Мирный бистәләреннән килгән милли киемнәрдән башларына алма тәкыялар, колакларына алма алкалар аскан кызлар, апалар, гармунчылар мул табын янына чакырдылар. Төрле үләннәр кушып ясалган шифалы чәй кичке салкынча һавада тәннәрне җылытты. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге буларак, мәйданга алмалар, яфраклар белән бизәлгән зур таган куелган, анда кызлар-егетләр, бала-чага таган атынып, күңел ачты. Ә бәйгеләргә килгәндә, быел ул игезәкләр шоу-тамашасы буларак та, кышка алмадан компот, башка ризыклар әзерләү, алмадан декоратив кул эшләре, "алма" костюмы, иң тәмле алма согы, алма пирогы ясаучылар арасында оештырылды. Пирог әзерләүчеләр арасында хезмәттәшләребез "Новый Зай" газетасы кызлары да бар иде, аларның бизәкләп, зур итеп ясалган пироглары жюри тарафыннан югары бәя алды.

Бәйрәм барышында быел гаилә коруларына 25 ел тулучы парлар да хөрмәтләнде. Алар - Любовь һәм Андрей Дорониннар, Галина һәм Тәлгать Мусиннар, Лидия һәм Алексей Рагузиннар, Татьяна һәм Виктор Сироткиннар, Людмила һәм Владимир Варгановлар. Тәбрикләүләр, бәйге, тамашалар мәдәният идарәсе, авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барды, "Каприз" бию төркеме матур чыгышлары белән сокландырды. "Алма Спас"ына хас булганча, изгеләндерелгән алманы ашап, теләк теләп, мәйдан уртасындагы яшь алмагачка лента бәйләүчеләр дә шактый булды.

- Мин "Алма Спасы" бәйрәмен күрү өчен туганым чакыруы белән Әлмәттән килдем. Лента бәйләү йоласын да башкардым. Рәхәтләнеп күңел ачып, ял итә торган бәйрәм оештырулары бик ошады. Авылча, үзебезчә бәйрәмнәр бик кирәк, - дип үз фикерләрен белдерде Һиндия Хисмәтуллина.

Ә халыкны бәйрәм белән район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчсе урынбасары Светлана Иванова һәм җирлек башлыгы Людмила Варганова котлады.

Дәртле җырлар, биюләр, уеннар караңгы төшкәнче дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: