Зәй офыклары

Хужалар өлгеррәк була

Узган атнада янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматы буенча, янгын сүндерүчеләр хәбәр буенча 9 мәртәбә урынга чыккан. Шуларның 7се - «02" белән хезмәттәшлек, 1се - юл-транспорт һәлакәте, 1се - янгын очрагы буенча. 15 мартта көндез 88нче янгын частена Шунак авылыннан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр авылга килеп җиткәнче, хуҗалар үз...

Узган атнада янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматы буенча, янгын сүндерүчеләр хәбәр буенча 9 мәртәбә урынга чыккан. Шуларның 7се - «02" белән хезмәттәшлек, 1се - юл-транспорт һәлакәте, 1се - янгын очрагы буенча.

15 мартта көндез 88нче янгын частена Шунак авылыннан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр авылга килеп җиткәнче, хуҗалар үз көчләре белән утны сүндерүгә ирешә. Янгын түбәдә килеп чыгып, агач шикмәләр яна башлый, хуҗаларның өлгерлеге нәтиҗәсендә зур югалтуларга юл куелмый, кеше сәламәтлегенә зыян китерелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: